Россия Президенты инициативасы белән 2024 елга кадәр 1300 яңа мәктәп төзү программасы график буенча тормышка ашырыла. Объектларның яртысыннан артыгы инде төзелгән, дип белдерде «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.
«Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә без 2024 елга кадәр 1300 мәктәп төзергә тиеш. Шул рәвешле без өченче сменаны бетерәбез һәм икенче смена үсешенә юл куймыйбыз. 1300 мәктәпнең 670е төзелгән инде, ягъни график буенча барабыз. Барлык объектларның да вакытында тапшырылачагына шик юк», - диде ул.
Мәгариф министры балалар бакчаларын төзү программасы буенча эшнең финал стадиясендә булуын, шуның аркасында бүген мәктәпкәчә белем бирүнең 100 процентлы мөмкинлеге турында сөйләргә була, дип өстәде.
«Әйе, билгеле бер төбәкләрдә быел һәм киләсе елда балалар бакчалары төзү буенча без хәл итә торган проблемалар әлегә калып бара. 2023 ел ахырына без бу регионнарда 100% ка үтәрлек булачак», - дип ассызыклады Сергей Кравцов.
Ведомство башлыгы капиталь ремонт программасы буенча биш ел дәвамында 7300 мәктәп ремонтланачак, дип искәртте. Аның сүзләренә караганда, 2022-2023 елларда эшләр кимендә 3000 мәктәптә башкарылачак. Ул 1 июньдә капиталь ремонт бөтен ил буенча 1,5 мең мәктәптә башлануына игътибар итте. Шул ук вакытта, ремонттан тыш, һәр мәктәп яңа җиһазлар алачак, моның өчен 6,5 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.