- Хәерле көн! Сез хаклы, дөнья үзгәрә, әмма фундаменталь кыйммәтләр бар, кайда яшәвенә һәм нинди мәктәптә укуына карамастан, һәр укучыга сыйфатлы белем бирергә кирәк, дигән фундаменталь принциплар бар. Безнең министрлыкның сәясәте – сыйфатлы белем бирүнең бердәм стандартларын булдыру. Дөньяның ничек үзгәрүенә карамастан, укучының математика, рус теле, әдәбият, үз иленең тарихын белүе бик мөһим. Өстәвенә, илебез тарихы – без горурлана алырлык бай тарих.
Сыйфатлы белем бирүнең бердәм стандартларын булдыру – безнең төп бурыч. Укытучыны өстәмә кәгазь эшеннән азат итү өчен, мәктәпләрдә булган программаларны синхронизацияләргә кирәк. Бездә 2024 елга кадәр 5 мең педагогик сыйныф булдырылырга тиеш. Бу бердәм мәгариф киңлеген тәэмин итәчәк. Бүгенге көндә без барлык уку предметлары буенча да эш программалары әзерләдек. Мәктәп белән эшли ала торган оешмалар исемлеген билгеләдек. Без бердәм педагогик белем бирү үзәген – югары һәм урта һөнәри белем бирү үзәген расладык, югары уку йортларында укытучылар бердәм белем бирү программалары буенча әзерләнсен һәм мәктәпләрдә укытуга әзер булсын өчен.
1 сентябрьдән мәктәпләр «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты кысаларында методистлар эшләгән федераль программаларга күчәргә мөмкин. Анда без укучыларны әзерләүдә, сәламәт яшәү рәвешен оештыруда иң яхшы тәҗрибәне гомумиләштердек. Барысы да системалаштырылды, һәр укучының талантын үстерү өчен дәрестән тыш эшчәнлекне ничек оештырырга, конкрет тәкъдимнәр бирделәр.
Бездә хезмәткә түләү системасында һәр төбәктә диярлек дифференциация шактый югары. Күрше мәктәпләрдә дә ике төрле хезмәт хакы системасы булырга мөмкин. Укытучы хезмәт хакын ни өчен алуын аңласын өчен, моны синхронизацияләргә кирәк. 1 сентябрьдән мәктәпләр бу эшләнмәләрне куллана ала.