«Көч – дөреслектә!» балалар-яшүсмерләр берләшмәсе активы белән очрашуда фейклар турында сөйләшәчәкләр

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Россия тарих җәмгыяте йортында «Көч – дөреслектә!» балалар-яшүсмерләр берләшмәсе активы белән очрашу узачак. Чарада Россия мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак.

Очрашуда «Көч – дөреслектә!» дискуссия клубына старт биреләчәк. Берләшмәдә катнашучылар фейкларга, шулай ук уку-укыту материалларының эчтәлегенә һәм белем бирү процессына кагылышлы мәсьәләләрне күтәрәчәкләр. Чара кысаларында Петр I тууына 350 ел тулуга багышланган «Петр реформалары: pro et contra» дебатлары узачак.

Җыелышта катнашучыларга Россия тарих җәмгыяте рәисе Сергей Нарышкин мөрәҗәгать итәчәк. Очрашуда шулай ук «Гыйлем» Россия җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль катнашачак. Чарада катнашучылар «Көч – дөреслектә!» балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлеге перспективалары турында фикер алышачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International