Татарстан көллиятләре студентлары Чиләбедә узган «Россия Студентлар язы» фестивалендә иң яхшысы булдылар

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстан көллиятләре студентлары Чиләбедә узган «Россия Студентлар язы» фестивалендә иң яхшысы булдылар. Гомуми зачетта Татарстан Республикасы, илнең 68 регионын узып, 1 урынны алды.

Чиләбедә 3-8 июньдә һөнәри белем бирү оешмаларының «Россия Студентлар язы» Студентлар иҗаты фестивале узды. Фестивальдә Россиянең 70 регионыннан 2000ләп студент катнашты. Быел Татарстан делегациясе иң күп санлыларның берсе булды, республиканы 80 кеше тәкъдим итте.

«Россия Студентлар язы» XXX Бөтенроссия фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан «Медиа», «Мода», «Театр», «Арт», «Оригиналь жанр», «Бию», «Инструменталь», «Вокал», «Төбәк программасы» һәм гомуми зачет юнәлешләрендә 20 медаль отты.

«Төбәк программасы» юнәлешендә Татарстан 2 нче урынны алды, ә гомуми зачетта Республика барлык делегацияләр арасында лаеклы 1 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International