Бүгенге көндә һөнәри юнәлеш бирү эшен башлап җибәрү - киләчәк һөнәри эшчәнлек векторын билгеләү өчен кайбер белгечләр 10-12 яшьлек яшьне оптималь дип саный.
Экспертлар бәяләвенчә,10-12 яшьтә балалар яңа, әмма инде катлаулы мәгълүматны кабул итә һәм киләчәк турында уйларга сәләтле. Һөнәр турында алдан уйлана башларга мөмкин. Хәтта башлангыч мәктәп укучылары өчен дә сораштырулар бар. Экспертлар күзәтүләре буенча, инде дүрт яшьтә үк балалар һөнәр белән бәйле уеннар уйный, кайчагында әти-әниләренә охшап, үскәч кем булачагы турында фикер йөртә башлый. Тик, әлбәттә, башлангыч мәктәпне тәмамлаганчы, профессиональ векторны сайлау турында уйланырга кирәкми.
Бишенче сыйныфтан башлап бала үзен кызыксындырган юнәлеш буенча хәрәкәт итә башларга мөмкин. Кайсы юкәлештә хәрәкәтләнергә икәнлеген аңлау өчен иң гади, уңайлы һәм тиз ысул - онлайн-тестлар чишү. Аның нәтиҗәсендә темперамент, фикерләү үзенчәлекләре, һәвәслекләр һәм һөнәри кызыксынулар турында белергә була.