Әгәр сезнең чыгарылыш сыйныф укучысы булган балагыз һәрвакыт имтихан темасына әйләнеп кайта, борчыла икән, аның мондый халәтен игътибарсыз калдырырга ярамый. Бигрәк тә аның борчылуы көчәя барса. Мәскәүнең шәһәр психологик-педагогик үзәге психологы Любовь Егорова "РГ" укучыларына балаларның БДИ турында борчылулары белән ничек көрәшергә кирәклеге турында берничә киңәш бирде.
1. Аның борчылулары турында сөйләшергә.
2. Хисләрне уйлау ягына "борырга".
3. Юмор хисен кушырга.
Шәһәр психологик-педагогик үзәге белгечләре дә чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итәргә әзер. Эш көннәрендә үз сорауларыгызны 8-800-250-11-91 телефоны буенча бирергә мөмкин. Шулай ук укучылар яшүсмерләр өчен аноним онлайн-чатка да яза алалар.