Дәүләт Думасы беренче укылышта берничә закон проектын кабул итте. Алар арасында мәктәпләрдә озынайтылган көн төркемнәре эшен оештыруга бердәм якын килү, Россиядә «Зур тәнәфес» балалар һәм яшьләр хәрәкәте булдыру һәм «мәгариф хезмәте» төшенчәсен «РФдә мәгариф турында» гы законнан төшереп калдыру турында закон проекты бар.
«Зур тәнәфес» хәрәкәте балаларны һәм яшьләрне җәмгыятьтә тулы канлы тормышка әзерләү, «Россиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре», Россия халыкларының гореф-гадәтләре, Россия һәм дөнья мәдәнияте казанышлары, аларның иҗтимагый әһәмиятле һәм иҗади активлыгы, югары әхлакый сыйфатлары, Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт, хезмәт сөючәнлек, хокукый культура һ.б. нигезендә дөньяга караш формалаштыру һ. б. максатларыннан гыйбарәт массакүләм Үзидарәле оешма булачак.
Балаларны тәрбияләү һәм ял итүне оештыру белән өлкән остазлар шөгыльләнәчәк, алар ата-аналар да булырга мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәрәкәттә катнашучылар белән тәрбия эше программаларын эшләячәк. Ведомство тарафыннан шулай ук программаларда каралган чараларны гамәлгә ашыру тәртибе дә билгеләнәчәк.