Бөтенроссия «Орленок» балалар үзәгендә «Профильле техноотрядлар» программасында илнең 37 регионыннан 200 бала катнашты. Программа яшүсмерләрнең һөнәри үзбилгеләнеше һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Уку курсы кысаларында укучылар 34 сәгать эчендә яңа компетенцияләр һәм актуаль эшче һөнәрләр белән танышачаклар.
Балалар түбәндәге компетенцияләр буенча белем алачаклар: интернет-маркетинг, рекрутинг, сәнәгать робот техникасы, станокларда токарь эшләре, «1С: Предприятие 8» платформасында бизнес өчен ИТ-карарлар, пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү, электромонтаж.
Уку нәтиҗәләре буенча укучылар демонстрацион имтихан тапшырачаклар һәм һөнәри күнекмәләрне белү дәрәҗәсен раслаучы skills passport алачаклар.
Демонстрацион имтихан җиңүчеләре һәм призерлары программа партнерларыннан бүләкләр алачак, сәләтле балалар турындагы «Талант һәм уңыш» платформасында реестрга эләгәчәкләр һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте грантларына, шулай ук «Сириус» мәгариф үзәгенә бер тапкыр бирелә торган грантлар алуга дәгъва итә алачаклар.
Җәйге смена Индустриаль партнерлар: «Роскосмос» дәүләт корпорациясе, Россия «Белем» җәмгыяте һ. б. белән берлектә үткәрелә.