Казанның 143-нче номерлы мәктәбе 266 млн сумга ремонтланачак

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Казанда 143 нче номерлы урта белем бирү мәктәбен ремонтлыйлар – республика бюджетыннан эшләр өчен 266 млн сум бүлеп биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Документ нигезендә, бинада тышкы һәм эчке коммуникацияләрне яңартырга, мәктәпнең фасадын һәм эчке бүлмәләрен тәртипкә китерергә, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр куярга, шулай ук тирә-юньне төзекләндерергә кирәк булачак.

Проектның заказчысы – Татарстанның Главинвестстрой компаниясе. Ул тендерда катнашу өчен агымдагы елның 14 июненә кадәр гаризалар кабул итәчәк, ә 16 июньдә подрядчы билгеләнәчәк, аңа 2022 елның 1 декабренә кадәр барлык ремонт эшләрен тәмамларга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International