КФУ Россиянең иң яхшы югары уку йортлары рейтингына керде

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты, RAEX агентлыгы версиясе буенча, 2022 елда Россиянең иң яхшы 20 югары уку йорты исемлегенә кергән. КФУ, 3.7259 балл җыеп, исемлектә егерменче баскычта урнашкан.

Агентлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, университет узган ел биләгән урынында калган.

RAEX-100 рейтингына Казанның барлыгы дүрт университеты кергән. КНИТУ-КАИ 45нче баскычта урнашкан. Югары уку йорты ике позициягә аскарак төшкән.

Аннан соң медицина университеты бара, ул узган ел 41нче урынны биләгән булган.

77нче позициядә – КНИТУ-КХТИ. Университет бер ел эчендә алты баскычка югары күтәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International