Бердәм дәүләт имтиханы Болонья системасыннан баш тарткан һәм милли мәгариф системасына күчкән очракта сакланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.
"Сакланачак, чөнки БДИ мөһим социаль бурычларны үти. Аерым алганда, белем бирү программаларының, дәреслекләрнең һәм уку әсбапларының күп төрлелеге шартларында Россиянең бердәм мәгариф киңлеген хуплый", - дип белдерде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт башлыгы.
Музаев ассызыклаганча, БДИ мәктәптә белем бирүнең конкрет сыйфатын күрсәтә һәм әлеге дәрәҗәгә ирешүне объектив тикшерү механизмы булып тора.