Чит дәүләтләрдән килгән татар диаспорасы вәкилләрен укыту белән бәйле оешмаларга субсидияләр бирү конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт аккредитациясе алган югары белем бирү программалары буенча чит дәүләтләрдән килгән татар диаспорасы вәкилләрен укыту белән бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүгә коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр бирү конкурсы тәмамлануын игълан итә - бакалавриат программалары, специалитет программалары, магистратура программалары, аспирантурада (адъюнктурада) фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары, ординатура программалары, ассистентура, стажировка программалары һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары.

Гаризалар 2022 елның 8 июнендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында түбәндәге адрес буенча каралды: Кремль ур., 9.

«Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасыннан бирелгән бердәнбер гариза каралды.

Әлеге гариза һәм үткәрелгән конкурс процедуралары нигезендә, 2021/2022 уку елында чит дәүләтләрдән килгән татар диаспорасы вәкилләрен 1 371,043 мең сумга финанс ягыннан тәэмин итү өчен «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы җиңүче дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International