9 июньдә җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.
69 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән өйдә – 6.
Имтихан үткәрү пункты эшендә 3 059 педагогик хезмәткәр катнашу планлаштырыла. Имтихан тапшыру пунктының 601 аудиториясендә онлайн-видеокүзәтү оештырылган.
Барлыгы 6 202 катнашучы гариза биргән.
Алдагы имтиханнардагы кебек үк, «Интернет» челтәре буенча имтихан материалларын алу һәм имтихан тапшыру пункты аудиторияләрендә бланкларны сканерлау технологиясе, шулай ук аудиториядә контроль-үлчәү материалларының тулы комплектын бастыру технологиясе кулланылачак.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана, озынлыгы – 3 сәгать 30 минут. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.
Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә 24 июньнән дә соңга калмыйча, БДИда катнашучыларның барысы да Рособрнадзор рәсми сайтында «ЕГЭ» бүлегендә белә алачак https://checkege.rustest.ru/
Җәмгыять белеме буенча БДИның иң чик күрсәткече 42 балл тәшкил итә. Фән буенча БДИ нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр моны бер елдан соң гына эшли ала.
Имтихан үткәрү тәртибен бозган өчен имтиханнан читләштерелгән БДИ катнашучылары (телефоннар һәм башка җайланмалар, шпаргалкалар һ.б.) бу фән буенча БДИны киләсе елда тапшыра алачак.