Премьер-министр Михаил Мишустин Россия вузларында фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре: математика, химия, биология, генетика, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы һ.б. буенча магистратурада бюджет урыннары санын арттырырга кушты.
Өстәмә 30 мең урын арттырылды. Әлеге карар Россия предприятиеләрен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу аеруча дус Булмаган дәүләтләрнең санкцияләре астында булган оешмалар өчен актуаль.