Россия югары уку йортлары һәм аларның филиаллары кабул итү кампаниясенә әзер. Ул 20 июньнән дә соңга калмыйча башланырга тиеш.
Быел бюджетка 588 меңнән артык кеше керә ала. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 11,5 меңгә күбрәк. Вице-премьер Президент Владимир Путин кушуы буенча Россия вузларында бюджет урыннары ел саен арта баруын искә төшерде.
Быел абитуриентлар документларын өч ысул белән - шәхсән, почта аша һәм электрон формада университет сайты яки "Вузга онлайн керү" суперсервисы аша бирә ала.
Аспирантурада урыннар саны 6,1% ка артты һәм хәзер 17,5 мең кеше аспирант була ала. Бушлай урыннар түбәндәге юнәлешләр буенча урнаштырылган: информатика һәм исәпләү техникасы, биология фәннәре, физика һәм астрономия, клиник медицина, җир турындагы фән, авыл, урман һәм балык хуҗалыгы.
Исегезгә төшерәбез, Россия югары уку йортларына керү мәсьәләләре буенча Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына "кайнар линия" эшли, тел.: +7 (800) 301 44 55.