Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зәринә Догузова хәбәр иткәнчә, балалар лагерьларына кешбэк белән юлламалар сату вакытыннан алда, 15 июньдә тәмамланачак, дип хәбәр итә Ростуризмның матбугат хезмәте.
«Быел балалар өчен кешбэк программасы буенча лагерьларга юлламалар алу ихтыяҗы узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып киткән. Әйтик, июнь башына программа буенча 550 меңнән артык юллама сатып алынган инде, ә программада катнашучы лагерьларга йөкләнеш 90% тәшкил итә. Программада лагерьлардан 1,5 тапкыр күбрәк катнаша, һәм беренче тапкыр стационар лагерьлар гына түгел, палаткалар да тоташтырылган», – диде Зарина Догузова.
Ул искәртеп узганча, быел программага 7,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда шактый күбрәк. Хәзерге вакытта барлык сумма диярлек, ягъни 7,5 миллиард сум, программа шартлары нигезендә ата-аналарның 50 процентлы кешбэк рәвешендәге карточкаларына әйләнеп кайтты.
Җәйге ял өчен юлламаның бәясен 30 сентябрьгә кадәр кире кайтарырга мөмкин.
Программада дәүләт һәм коммерция лагерьлары да катнаша. Палаткалы лагерьлар программага 2022 елның июненнән кушылачак.