РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә әләмне күтәрү стандартын расладылар

2022 елның 11 июне, шимбә

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия мәктәпләрендә флагны күтәрү стандартын раслады. Бу хакта ул РИА Новости хәбәр итте. 

«Бүген мин мәктәпләрдә илебез Дәүләт флагын күтәрү тантанасы стандартына кул куйдым. Бу стандарт Россия Президенты каршындагы Геральдика советы рәисе белән килештерелгән», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры һәм документта флаг һәм гербны күтәрү тантанасын үткәрү тәртибе җентекләп тасвирланган, дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, яңа уку елының 1 сентябреннән уку атнасы башында РФнең барлык мәктәпләрендә дә Дәүләт гимны башкарылачак һәм флаг күтәреләчәк. 

Россия Президенты Владимир Путин бу инициативаны хуплады һәм мондый тантаналарны тиешенчә оештырырга кушты.

Элегрәк ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика мәктәпләрендә Татарстан гимнын уйнату мөмкинлеген бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International