Идел буе спорт һәм туризм университеты студентлары Россия көненә видеоролик ясадылар

2022 елның 11 июне, шимбә

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары Россия көненә видеоролик ясадылар.

Фильмда Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән балалар катнашты. Аерым алганда, Кострома (Кострома өлкәсе), Ульяновск (Ульяновск өлкәсе), Улан-Удэ (Бурятия Республикасы), Корсаково (Сахалин өлкәсе), Казан (Татарстан Республикасы), Кемерово (Кемерово өлкәсе), Краснотурьинск (Свердловск өлкәсе), Әстерхан (Әстерхан өлкәсе), Красноярск (Красноярск крае), Елизово (Камчатка крае), Сыктывкар (Коми Республикасы), Липецк (Липецк өлкәсе). Роликны 1 курс магистранты, Саратов кызы, Евгения Осипова төшергән.

Алар барысы да спорт вузы студентлары һәм Татарстан башкаласында яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International