Россиядә прокатка Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Пушкин картасы» кысаларында тәкъдим ителгән милли фильмнар чыкты. Исемлеккә Татарстанның берничә кинолентасы да кергән, дип хәбәр итә «Татаркино» ДБУК.
«Россия базарында Татарстан картиналарының прокат мөмкинлекләре тагын да киңрәк»,-дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
«Пушкин картасы» кысаларында Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез», Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел», Илшат Рәхимбайның «Әпипә», «Байгал», «Хәлимә», Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәре нигезендә иҗат ителгән республика фильмнары күрсәтелде.
Яшь кешеләр музейларга, театрларга һәм башка мәдәни чараларга билетлар сатып ала ала торган «Пушкин картасы» программасы 2021 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча эшли башлады.