Татарстанда белем бирү учреждениеләре психологлары өчен форум узды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Казан шәһәре Совет районының 161 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан мәгариф оешмаларының гамәли психологлары өчен «Мәгариф: психологик куркынычсызлык территориясе» дигән беренче республика белем бирү форумы узды.

Форумда заманча белем бирү оешмасының психологик куркынычсызлыгы территориясен булдыру, укучылар һәм ата-аналар арасында балалар ышаныч телефонын популярлаштыру, белем бирү оешмасының укучылары белән социаль-психологик тест һәм белем бирү мохитенең психологик куркынычсызлыгын мониторинглау нәтиҗәләре буенча педагог-психолог эшенең үзенчәлекләре каралды.

Республиканың әйдәп баручы белгечләре тәҗрибә уртаклашу максатыннан, укучыларның эмоциональ иминлеген формалаштыру, кризис очраклары белән эшләү һәм белем бирү оешмасы һәм ата-аналар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Форумның йомгаклау этабы булып "Мәгарифтә психологик хезмәт" («Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру шартларында белем бирү процессын психологик-педагогик тәэмин итүнең нәтиҗәле коралы буларак педагог-психолог кабинеты) Республика конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International