Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары биология, информатика һәм ИКТ, география һәм химия буенча имтиханнар тапшыралар

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

15 июньдә төп гомуми белем бирү программалары буенча җәмгыять белеменнән төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.

15 июньдә ТДИда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 24 712 кеше катнашачак (шуларның 916 сы – химия, 12 742се – информатика һәм ИКТ, 2 481е – биология, 8 571е – география буенча), шул исәптән 64е – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар. Алар өчен аерым аудиториядә махсус утырту файдаланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.

Химия, информатика һәм ИКТ, биология, география буенча ТДИ 15 июньдә 141 имтихан үткәрү пунктында үткәрелә, аларның 7се медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.

ДЧИ формасындагы имтиханны 17 укучы тапшыра (алар арасында информатика һәм ИКТ – 4, биология буенча – 13).

ДЧИ 5 имтихан үткәрү пунктында үткәрелә, аларның 3 се – медицина күрсәткечләре буенча өйдә оештырыла.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.

Химия һәм биология буенча ГДИ 3 сәгать (180 минут), информатика һәм география буенча 2 сәгать 30 минут (150 минут) тәшкил итә.

Биология буенча ТДИ 3 сәгать (180 минут), информатика буенча 2 сәгать 30 минут (150 минут) тәшкил итә.

Имтихан материалларын имтихан үткәрү пунктына китерү махсуслаштырылган оешма - Татарстан Республикасы инкассация идарәсе (Росинкас) тарафыннан башкарыла.

Имтихан үткәрү аудиторияләрендә онлайн-видеокүзәтү оештырыла. 

ТДИ һәм ДЧИ үткәрүне 151 җәмәгать күзәтүчесе күзәтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International