Александр Бугаев: «Укучыларның критик фикерләвен үстерү бик мөһим»

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

«Бернинди офлайн һәм онлайн киңлек юк – бу инде күптән яшьләр өчен бердәм кыр, анда безгә бары тик эшләргә генә кирәк. Мәктәп укучыларының, хәтта иң кечкенәләренең дә, критик фикерләвен үстерү бик мөһим. Чөнки Интернет челтәрендә бара торган мәгълүмат агымында верификацияләнгән мәгълүматны ачыклау бик авыр», - дип аңлатты Александр Бугаев.

Мәгариф министры урынбасары хәбәр иткәнчә, 2023 елдан башлап илнең барлык мәктәпләрендә «Минем мәктәп» бердәм цифрлы платформасы эшләячәк.

Александр Бугаев яңа уку елыннан башлап һәр мәктәптә «Мөһим турында сөйләшү» дәресләре үткәреләчәген билгеләп үтте. Аларда фейк яңалыкларга каршы тору мәсьәләләре дә каралачак. Дискуссияләр барышында балалар тәнкыйди фикерләргә, Интернетта урнаштырылган мәгълүматны анализларга өйрәнәчәкләр.

Мәгариф министры урынбасары яшүсмерләр арасында критик фикерләүне үстерүнең мөһимлеген, Россия балаларын фейк мәгълүматтан саклау буенча көчләрне берләштерергә кирәклеген ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International