«Белем лигасы» Бөтенроссия интеллектуаль викторинасы катнашучыларны көтә!

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

«Белем лигасы» 12 яшьтән алып барлык теләүчеләр өчен ике сәгатьлек интеллектуаль викторина форматында сораулар һәм биремнәр белән бушлай уздырыла. Катнашу өчен 5 кешедән торган команда җыерга һәм сайтта теркәлергә кирәк http://ligaznaniy.znanierussia.ru/ - уен баш мие штурмы принцибы буенча төзелгән: команданың алып баручының соравына җавап бирү өчен бер минут бирелә. Биремнәр тематикасы төрле: фән, тарих, космос, сәнгать, архитектура, әдәбият, спорт, кинематограф һәм башкалар.

«Белем лигасы»ның беренче сезоны ел дәвамында барачак һәм 2022 елның сентябрендә төгәлләнәчәк. Һәр сезонда өч тур уза, һәр турның сайлап алу уеннары ике атна саен онлайн оештырыла, сайлап алу уеннары җиңүчеләре ярымфиналда катнаша һәм Мәскәүдә оештырыла торган финалга эләгү мөмкинлеге ала. Һәр тур нәтиҗәләре буенча җиңүче 10 команда Гранд-финалга үтә. Аларга сезон буе рейтинг таблицасының 15 Лидер-командасы кушылачак. Тагын өч команда, барлык сайлап алу уеннары һәм ярымфиналлар үткәннән соң, Гранд-финалга, серле уеннар нәтиҗәләре буенча һәр турда берәр команда узачак. Шулай итеп, 2022 елның көзендә Гранд-финалда 48 команда Мәскәүдә очрашачак.

Бүгенге көндә «Белем лигасы»ның беренче сезонының ике турын 7000 команда берләштерде — Россиянең 570 шәһәреннән 33 000 кеше. Викторинаның географиясен киңәйтү, биремнәрне төрлеләндерү һәм катлауландыру өчен икенче турда яңа форматлар өстәлде.

«Белем лигасы»нда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән лиганың рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International