Игорь Комаров «iВолга» юбилей форумы кысаларында Россия төбәкләреннән яшьләр белән аралашачак

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

2022 елның 28 июлендә Самара өлкәсендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәк башлыклары белән бергә "iВолга" унынчы юбилей яшьләр форумында булачак, анда катнашучылар белән аралашачак, грантлар алуга дәгъва кылучы проектларны яклауда эксперт сыйфатында чыгыш ясаячак. Шулай ук Игорь Комаров "iВолга" ябылу тантанасында катнашачак.

Искәртеп узабыз, Форум РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә уза. Оештыручы булып Самара өлкәсе хөкүмәте тора. Быел чарага Россия һәм Идел буе төбәкләреннән ике меңнән артык яшь кеше, шулай ук Беларусь Республикасыннан, Луганск һәм Донецк Халык Республикасыннан кунаклар килде.

29 июльдә Игорь Комаров төбәктә эшен дәвам итәчәк. Тулы вәкаләтле вәкил рәсми рәвештә Самара өлкәсе буенча баш федераль инспекторны тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International