Татарстанда башлангыч мәктәп укучылары өчен форма эскизларын әзерләү конкурсы уза

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан укучылары, ата-аналары һәм педагоглары башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәп формасының иң яхшы эскизын әзерләүдә катнашырга чакыралар. Әлеге Бөтенроссия конкурс ике категориядә — сигез яшьтән алып 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, шулай ук педагоглар һәм ата-аналар арасында узачак.

Экспертлар 45 иң яхшы проектны сайлап алачак. Конкурс нәтиҗәләре 15 августта Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сайтында басылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен РДШ.РФ сайтында теркәлергә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International