26 июльдә Алабуга шәһәрендә ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында V республика җәйге Спартакиадасының сайлап алу туры узды.
Ярышлар Идел буе федераль округының «Балачакны кайтарырга» - «Идел буе спорт Олимпы» округ фестиваленә әзерлек кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Программага волейбол, шашка, өстәл теннисы һәм баскетбол буенча ярышлар кертелгән иде. Спартакиадага 8 балалар йортыннан һәм 2 мәктәп-интернаттан командалар җыелды.
Команда ярышлары һәм шәхси беренчелек нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында призлы урыннар алдылар:
1 урын-Лениногорск балалар йорты;
2 урын-Минзәлә интернат-мәктәбе;
3 урын-Әлмәт балалар йорты.
Шулай ук шәхси беренчелекләрдә призлы урыннар алган тәрбияләнүчеләр дә бүләкләнде. Һәр бала Алабуга муниципаль районы башлыгы исеменнән исемле бүләк алды. Призлы урыннарны алган командаларга «Ак Барс "Созидание"» Хәйрия фонды тарафыннан бирелгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Күп еллар дәвамында хәйрия фонды ятим балалар өчен оешмаларга ярдәм күрсәтә, күп кенә проектларның инициаторы булып тора.
Барлык сайлап алу этаплары нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы формалаштырылды. Команда Идел буе федераль округының округ фестивалендә республика данын яклаячак, ул быел Уфада узачак.