Түбән Камада «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының яңа объекты төзелеше тәмамланды. Көнчыгыш территориаль орган инспекторлары химиклар шәһәрендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең әзерлеген тикшерәләр, дип хәбәр итә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте.
1224 укучыга исәпләнгән уку йорты төзелеше бер ел элек башланган иде. Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре тәмамланган. Җир асты өлеше булган өч катлы бинаның мәйданы 24,6 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә.
Төзүче булып «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе»ДКУ торды. Объектны төзүгә рөхсәтне ТР Түбән Кама районы башкарма комитеты биргән.
«Адымнар» полилингваль мәктәбе нигезенә беренче таш салу 4 сентябрьдә булды. Объектның бәясе 2,3 млрд сум тәшкил итә.
Бу көннәрдә Әлмәттә шундый тагын бер мәктәп йомгаклау тикшерүе уза.
«Адымнар» полилингваль комплексында укулар рус, татар һәм инглиз телләрендә узачак.
Башта алты полилингваль мәктәп һәм ике шәһәр читендәге өстәмә белем бирү үзәге булдыру күздә тотыла. Алабугада һәм Казанда беренче ике комплекс 2020 елның 1 сентябрендә эшли башлады, ә 2021 елның 1 сентябрендә Актанышта һәм Яр Чаллыда мәктәпләр ачылды. Берничә көннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәт һәм Түбән Камада «Адымнар» комплекслары төзелешенә старт бирделәр. Узган ел Казанда өстәмә белем бирү үзәге дә ачылды.