Россиянең барлык мәктәпләрендә сыйныф сәгатьләре форматы үзгәрәчәк. 2022 елның 5 сентябреннән мондый сәгать Россия җәмгыяте кыйммәтләренә багышланачак. Бу милли куркынычсызлык стратегиясендә беркетелгән.
"Мәгариф министрлыгы педагоглар белән мәктәптә тәрбия программасы кысаларында бу юнәлешне әзерләү эшен башкарырга планлаштыра. Бу сыйныф җитәкчеләре үзләре "Мөһим турындагы сөйләшүләр" дип исемләнгән класс сәгатьләрен үзләре мөстәкыйль рәвештә үткәрә алсын өчен кирәк", - дип сөйләде РФ Президентының Иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, дип хәбәр итә ТАССка.
Ул шулай ук мондый класс сәгатьләре форматы укучыларның яшенә карап билгеләнәчәк, дип өстәде. Укучылар тематик фильм каралганнан соң үзара дискуссия алып барырга, квиз уйнарга яки чакырылган эксперт белән аралашырга мөмкин.