Илсур Һадиуллин: «Укытучыларны тынычлыкта калдырсак, бу алар өчен бәйрәм булачак»

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Педагогларның җитмәве, укытучыларга йөкләмәне кыскарту, туган телләр буенча БДИга ихтыяҗ һәм полилингваль мәктәпләр тәҗрибәсе турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Татар-информ” баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән әңгәмәсендә сөйләде.

"Әгәр ил буенча БДИ нәтиҗәләрен алсак, бездә алар һәрвакыт югарырак иде"

Быел республика буенча БДИ нәтиҗәләрен динамикада, соңгы еллар белән чагыштырганда, ничек бәялисез? Чыгарылыш укучыларының өстенлекләре нинди?

Быел дәүләт йомгаклау аттестациясе марттан 2 июльгә кадәр барды, сентябрьдә өстәмә тапшыру сроклары каралган. Безнең өчен бу постпандемия елы. Мәгариф системасы дистанцион укуга бигрәк тә күчмәде, әмма узган ел һәм өченче ел БДИ тапшыру чорында кайбер чикләүләр булды. Быел беренче тапкыр 16 152 чыгарылыш сыйныф укучысы, ә тулаем алганда, узган елгы чыгарылыш укучыларын исәпкә алып, 11 нче сыйныф өчен 17 452 укучы БДИ тапшырды. Бу бик күп сан, без БДИ тапшыруда шундый санда чыгарылыш укучылары катнашкан РФнең эре төбәкләренең берсе булып торабыз. Әгәр ил буенча БДИ нәтиҗәләрен алсак, бездә алар һәрвакыт югарырак иде. Хәер, кайбер параметрлар буенча чагыштырсак, әлбәттә, беркадәр кимү бар.

Ә ничә бала БДИ бирә алмаган?

Бу үзгәрә торган сан, чөнки сентябрьдә БДИ тапшыру мөмкинлеге бар әле. Хәзерге вакытта 77 кеше БДИ тапшырмаган, узган ел 40 иде.Тапшыра алынмаган имтиханнар арасында, гадәттә, рус теле яки математика фәннәре. Бу андый ук зур саннар түгел, алар бөтенләй табигый. Алар БДИ тапшыруның объективлыгын гына күрсәтә.

Атнаның соңгы көннәрендә бик нык сөйләшенә торган тема булды, бер бала гына татар телендә бердәм республика имтиханын тапшырган, ягъни сан елдан-ел кими бара. Бу нәрсәне аңлата һәм моның белән нишләргә? Министрлыкның позициясе нинди?

9, 11 сыйныфларны тәмамлаучылар белем бирү өлкәсендәге законнар нигезендә туган тел һәм әдәбият имтиханын сайларга хокуклы. Имтихан мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы Россия субъектларының башкарма хакимияте органнары тарафыннан уздырыла.

Быел 11 сыйныфтан соң татар теленнән бердәм республика имтиханын бер бала - Балтач районының Норма мәктәбен тәмамлаган Әдилә Шәйхетдинова тапшырды. Нәтиҗә югары, 86 балл.

Әйе, бу катлаулы, аерым игътибар таләп итә торган мәсьәлә. 11 класстан соң имтиханны бала вузга керү өчен сайлый. Кызганычка каршы, туган телләр югары белем бирү программалары буенча укырга кабул иткәндә кереш сынаулар исемлегенә кертелмәгән. Димәк, татар теленнән имтихан сайлау өчен мотив юк, кызганычка каршы. Безнең тарафтан бу юнәлештә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы белән эш оештырылды. Билгеле бер уңай нәтиҗәләр булыр дип өметләнәбез.

Республикага килгәндә, быел К(И)ФУның имтихан комиссиясе карары белән БДИ нәтиҗәсе югары уку йорты үткәрә торган эчке сынау нәтиҗәләренә тиңләштереләчәк.

Кызганычка каршы, елдан-ел татар телен тапшыручы балалар саны кими. Бу проблема мәгариф системасы өчен генә түгел, бу бөтен җәмгыятебез өчен зур проблема.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International