Музыканың иң яхшы укытучылары премияләр ала алачак

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Быелдан башлап Россиядә музыка сәнгате өлкәсендә иң яхшы укытучыларга премияләр тапшырылачак. Алар президент указы буенча оештырылган. 

Премиядә музыка сәнгате өлкәсендә педагогик эш стажы кимендә өч ел булган укытучылар дәгъва итә алачак. 

Ярты миллион сумлык премия балалар музыка мәктәпләрендә, сәнгать мәктәпләрендә һәм хор мәктәпләрендә эшләүче 100 иң яхшы педагогка ел саен тапшырылачак. Ә музыка көллиятләрендә һәм югары уку йортларында белем алучылар өчен 1 миллион сумлык 50 премия каралган.

Премияләр һөнәри эшчәнлекнең югары нәтиҗәләре өчен биреләчәк. Педагогларның эшен Россия Мәдәният министрлыгы формалаштырган махсус комиссия бәяләячәк. 

Быел музыка педагоглары конкурста 20 августка кадәр катнаша алачак. Лауреатларның исемнәре 1 октябрьгә кадәр әйтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International