Татарстанда 1 сентябрьгә сигез яңа мәктәп ачылачак

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстанда федераль һәм республика программалары буенча 13 мәктәп төзелә, алар 10 283 укучыны кабул итә алачак. 1 сентябрьгә 7203 бала өчен сигез мәктәп төзелеше тәмамланачак, 355 урынлык тагын өч мәктәпне ел ахырына кадәр ачу планлаштырыла. 

Яңа мәгариф оешмалары төзелүдән тыш, аларны төзекләндерү дәвам итә. Яңа уку елына 118 мәктәптә ремонт эшләре төгәлләнеп килә, шуларның 66 сы «Мәгарифне үстерү» федераль программасы буенча ремонтланачак. Урта һөнәри белем бирүче алты оешмада эшләр ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы буенча оештырылды. 

Быел республикада барлыгы 1413 гомуми белем бирү оешмасы һәм 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International