Россиялеләргә чит ил югары уку йортларына керү өчен кирәкле TOEFL имтиханын тапшыруны тыйдылар

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

TOEFL системасы буенча инглиз теле буенча тестлар үткәрә торган ETS компаниясе Россия гражданнарын имтиханга теркәүне тыйды. Аны чит ил вузларына укырга керү өчен, шулай ук инглиз телле илләрдә эшкә алу өчен бирергә кирәк.

"Чит ил активларын контрольдә тоту идарәсе (OFAC) таләпләрен үтәү максатларында без сезнең соравыгызны эшкәртә алмыйбыз", - дип оешманың хәбәрен китерә РИА Новости.  OFAC - финанс разведкасы, икътисадый һәм сәүдә санкцияләрен планлаштыру һәм куллану мәсьәләләре белән шөгыльләнүче АКШ Финанс министрлыгы бүлекчәсе.

Мартта ETS компаниясе Украинадагы хәрби махсус опрация аркасында Россиядә һәм Белорусиядә инглиз TOEFL тестының халыкара системасы имтиханнарын уздыруны туктатып торды, аның башлануы турында РФ Президенты Владимир Путин 24 февральдә игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International