Кабул итү кампаниясенең йомгаклау нәтиҗәләре һәм барлык Россия вузларына бюджет бүлекләренә керү турындагы боерыклар 9 августтан да соңга калмыйча барлыкка киләчәк, ә 4 августта керүчеләрнең йомгаклау исемлекләре бастырылачак. Бу хакта Россиянең югары белем һәм фән министры Валерий Фальков белдерде.
- 4 августта йомгаклау исемлекләре бастырылачак, һәм югары уку йортларының укырга керү турында исемлек боерыгын әзерләү өчен бер атна вакытлары булачак, - диде Фальков "Россия 1" каналы эфирында. - 9 августтан да соңга калмыйча кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турында һәр ВУЗда һәм тулаем ил буенча мәгълүматлар бөтен кешегә дә билгеле булачак.
Министр сүзләренә караганда, кабул итү кампаниясе штатлы рәвештә уза, әмма "гадәттәгечә, шактый эмоциональ".