Челтәрдә җинаятьләрнең яңа төрләре турында мәктәпләрдә, югары уку йортларында һәм Телеграмда сөйләячәкләр

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Россиядә «Имин Интернет» халыкара мәгълүмат-белем бирү проекты старт алды.

Интернет кулланучыларының яртысыннан артыгы фейк мәгълүмат, фишинг һәм телефон мошенниклыгы, ә тагын 16 проценты экстремизм һәм террорчылык пропагандасы белән очрашкан. Шул ук вакытта һәр икенче кулланучы мошенникларның хәйләләренә бер тапкыр булса да эләгә, һәм бары тик бик азлар гына хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. 10 илдә үткәрелгән сораштыруда шундый нәтиҗәләрне "Статус Online" командасы алды.

Интернетта җинаятьчел эшчәнлеккә каршы яңа проектны "Хатын-кыз-лидер" программасы һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы ярдәмендә "Статус Online" командасы булдырды. Ул берьюлы өч янау белән көрәшергә тиеш: яшьләрне радикаль оешмаларга җәлеп итү, челтәрдә фейклар тарату һәм мошенниклык. Әлеге юнәлешләр Интернетны кулланучылар арасында 10 илдә 14 яшьтән 60 яшькә кадәрге халыкара сораштырудан соң билгеләнгән.

Кулланучыларны, беренче чиратта балаларны һәм яшьләрне яклау өчен, проектта катнашучылар видеодәресләр, лекцияләр, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен электрон дәреслекләр курсын оештырырга планлаштыралар. 

Мәктәп укучылары өчен контентны Мәскәү электрон мәктәбе базасында урнаштырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International