Новосибирскида «Киләчәк фәне – яшьләр фәне» форумы узачак

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

23-26 августта Новосибирск дәүләт техник университетында «Киләчәк фәне – яшьләр фәне» VII Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы узачак. Катнашырга студентлар чакырыла.

«Технопром» IX Халыкара технологик үсеш форумын үткәрүгә багышланган чараны РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра.

Форум фәнне популярлаштыруга, галим һөнәренең имиджын күтәрүгә, фәнни коммуникацияләрне үстерүгә, яшьләрдә Фән турында җәмгыять үсешенең мөһим ресурсы, үз-үзеңне тормышка ашыру ысулы һәм карьераны уңышлы төзү юлы буларак күзаллауны формалаштыруга юнәлтелгән масштаблы чара булып тора.

Чарада алдынгы һәм яшь галимнәр, фәнни-белем бирү берләшмәсе, студентлар фәнни һәм һөнәри берләшмәләре, фәнни фондлар һәм профильле агентлыклар вәкилләре катнашачак.

Форум программасы 10 фәнни юнәлеш буенча төзелгән. Чара барышында интенсив эшлекле программа планлаштырылган: 30 стратегик сессия, панель дискуссияләр, илебез фәне үсешенә багышланган түгәрәк өстәлләр.

Новосибирсктагы форум барышында яшь галимнәрне мотивацияләү механизмнарын үстерү, перспективалы тикшеренүләргә талантлы яшьләрне җәлеп итүне активлаштыру, фәнни остазлык институтын үстерү мәсьәләләре, үз-үзеңне тормышка ашыру ысуллары һәм карьераны уңышлы төзү механизмнары турында фикер алышачаклар.

Форумда катнашу өчен 2022 елның 15 августына кадәр рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International