"Унлыкка" эләгү: татар алфавитының һәр хәрефе белән мультфильм төшерәчәкләр

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Казакъстан татар һәм башкорт конгрессы идарәсе әгъзасы Ринат Абулхаликов инициативасы белән төзелгән татар телен өйрәнү өчен мультфильм тиздән интернетта пәйда булачак. 

"Киләчәктә без татар алфавитының һәр хәрефенә бер серия булдырырга планлаштырабыз. Минем төп максатым, мультфильмнарны интернет челтәрендә урнаштыру, чөнки статистика күрсәткәнчә, 83% бала телефонда балалар контентын карый", - диде Ринат Абулхаликов.

Ул мультфильмнарны "Шаян ТВ" буенча күрсәтәчәкләрен өстәде. Беренче чыгарылыштан җырны Казанның 10 яшьлек кечкенә "йолдызчыгы" башкара.

"Балалар контентын җитештерүдә үзенчәлек шунда, вакыт арасына эләкмәү бик мөһим. Билгеле бер контентны кечкенә балалар әле аңламый, ә өлкәнрәк балаларга инде кызык түгел. Монда "унлык" ка эләгү бик мөһим", - дип билгеләде автор.

Очрашуда шулай ук татар телен өйрәнүнең нәкъ менә алфавиттан башланырга тиешлеге билгеләп үтелде. Ә татар телендә җырлар балаларга ошый, алар аларны җиңел истә калдыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International