Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты студенты Полина Иванова Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында инновацияләргә ярдәм фонды белән берлектә үткәрә торган «Студентлар стартапы» («креатив индустрия»юнәлеше) конкурсының беренче чиратында җиңүчеләр исемлегенә керде.
Студент кыз «Балалар өчен экологик яктан үстерүче уенчыклар һәм мебель җитештерү» проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сум акча алган.
«Мин үз командам белән бергә балалар өчен термодревесинадан агач уенчыклар һәм мебель җитештерү-сәүдә предприятиесе төзергә һәм ачарга җыенам. Агач термик эшкәртүдән соң, дымның күп өлешен югалта һәм ташка әверелә. Термодревесина дым йогынтысыннан, кояш яктысыннан, күгәректән һәм гөмбәдән курыкмый. Мондый технологияне кыйммәтле шәһәр яны йортлары төзегәндә кулланалар, - дип сөйли кыз. - Безнең җитештерү Россиядә бердәнбер булачак, анда җиһаз һәм уенчыклар термодревесинадан ясалачак. Эшләнмәләрне буыннан буынга тапшырырга мөмкин булачак, чөнки аларның ныклыгы һәм функционалы вакытлар үтү белән начарланмаячак».