Яңа уку елында Татарстанда тугыз яңа мәктәп ачылачак

2022 елның 5 августы, җомга

1 сентябрьгә Татарстанда 7,3 мең урынлы тугыз яңа мәктәп үз ишекләрен ача. Алар Чаллы, Әлмәт, Саба, Яшел Үзән һәм Кукмарада укучыларны кабул итәчәк. Тагын ике мәктәпне Түбән Кама һәм Биектауда төзеп бетерәчәкләр. Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Быел 1 сентябрьдә 1413 гомуми белем бирү учреждениесе һәм 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы барлык яшьтәге мәктәп укучылары өчен үз ишекләрен ача. Ел саен ТР Президенты ярдәмендә мәктәпләр үз халәтен яхшыртып кына калмый, ә республикада яңа белем бирү учреждениеләре дә төзелә», - дип өстәде Ларионова.

Аның сүзләренчә, яңа уку елына кадәр Мамадыш һәм Тукай районнарында 340 урынлы тагын ике белем бирү учреждениесе сафка басачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International