Түбән Кама мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша — хәзер ул 95% ка үтәлгән.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин яңа уку елында балалар яңартылган мәктәпләргә һәм сыйныфларга килсен өчен, эш темпларын тизләтергә кушты. Җитәкче ремонт вакытында теләсә нинди, хәтта иң вак детальләргә дә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады, чөнки башкарылган эшләрнең сыйфатына, нигездә, укыту-белем бирү процессы бәйле.
Муллин 26, 28 нче мәктәпләрдә, 71 нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасында, 34 нче гимназиядә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Каманың «Өмет» Үзәгенең ике корпусында эшләрнең ничек баруын тикшерде. 26-нчы номерлы урта мәктәп 1988 елда ачылган, 28 нче номерлы мәктәп 1990 елда ачылган. Әлеге учреждениеләрдә капиталь ремонт беренче тапкыр үткәрелә, аларның һәркайсында, яңа мебель һәм җиһазлар сатып алуга да кертеп, 101әр млн.сум бүлеп бирелгән.
Рамил Муллин, төзелеш мәйданчыкларын карап чыкканнан соң, эчке биналарның бердәм дизайнын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.
1990 һәм 1991 елларда төзелгән ике «Өмет» корпусында масштаблы капиталь ремонт шулай ук беренче тапкыр үткәрелә. Бу максатларга федераль бюджеттан 138 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә учреждениедә 90 укучы шөгыльләнә, 32 мәктәпкәчә яшьтәге бала, тагын 70 бала тернәкләндерү уза.
34 нче номерлы гимназиядә капиталь ремонт республика программасы буенча башкарыла. Бина 1999 елда ачылган, мәктәптә 242 бала укый. Татарстан бюджетыннан ремонтка 130 млн. сум бүлеп бирелгән.
71 нче номерлы балалар бакчасында-башлангыч мәктәптә сукыр балалар өчен 4,2 млн. сумга азык-төлек блогы ремонтланган. Балалар бакчасы 1988 елдан бирле эшли, анда мәктәпкәчә яшьтәге 113 бала йөри. 41 бала башлангыч мәктәптә укый. Алар өчен аз гына ашханә җиһазландырылган.