«Мәктәп. Уйлап чыгарылмаган вакыйгалар» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Мәгариф» компанияләр төркеме белән берлектә уздырыла.
Конкурста 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, аларның әти-әниләре һәм укытучылары катнаша ала. Алар РДШ сайтында теркәлергә һәм иҗади эшне тәкъдим итәргә тиеш: хикәя, иллюстрация белән хикәя, аудиорассказ, видеоролик, комикс форматында.
Заявка бирер алдыннан иҗади эшне «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк, ул #РДШ, #Просвещение, #МинПросвещения, #ШколаНепридуманныеИстории хэштеглары астында куелырга тиеш. Постка сылтаманы конкурста катнашу гаризасына беркетергә кирәк.
Иҗади эшләр 31 августка кадәр РДШ сайтында кабул ителә. 1-30 сентябрьдә алар эксперт бәяләве узачак, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең 20 эше билгеләнәчәк.
Конкурста җиңүчеләр “Артек” Халыкара балалар үзәгенә юлламалар һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән призлар алачак. Аларның тарихлары конкурс партнеры тарафыннан бастырылачак китапка керәчәк.