Чаллыда бу атнада мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү башланды, ул 25 августка кадәр узачак. Бу хакта Автоградның Мәгълүмати сәясәт идарәсе һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.
Кампанияне уздыруның оператив нәтиҗәсе өчен Чаллының һәр районында икешәр эш төркеме булдырылган. Кабул итү шулай ук Горсовет депутатлары - мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары катнашында уза.
Шушы көннәрдә Комсомол районының эшче төркеме һәм “Мәрхәмәт - Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова 14 нче гимназиянең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр. Әлеге мәгариф учреждениесе - шәһәрнең иң зур белем бирү оешмаларының берсе, 1224 урынга исәпләнгән. Мәктәп узган елның августында файдалануга тапшырылган.
Комиссия бинаның һәм кабинетларның техник торышына, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм санитария нормаларын тәэмин итүгә, туклануны оештыруга, белем-тәрбия процессын методик яктан тәэмин итүгә, территорияләрне төзекләндерүнең торышына аерым игътибар бирде.