Быел Казанда рус теле буенча БДИ буенча уртача балл – 72,04 балл, профильле математика буенча 64,5 балл тәшкил итте. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ТР башкаласы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Ул 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат алу өчен рус теле һәм база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәклеген искәртте.
"Рус теле буенча иң яхшы ун мәктәп исемлегенә КФУның IT-лицее, „Кояш“, 131 нче лицей, КНИТУ-КАИның инженер лицее, 7 нче гимназия, 7 нче лицей-интернат, 19 һәм 94 нче гимназия, шулай ук ике шәхси белем бирү учреждениесе — академия лицее һәм „Елена — Сервис“ керде", — дип билгеләп үтте докладчы.
Казан укучылары шулай ук математика буенча БДИны да уңышлы үтәделәр. Ризванов сүзләренә караганда, 2022 елда профильле математика буенча уртача балл 2021 ел белән чагыштырганда 4 баллга артыграк булып чыккан: 64,5 һәм 60,42.
Тулаем алганда, Казан укучыларының нәтиҗәләре ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак булып чыкты. Әйтик, рус теле буенча нәтиҗәләр — 3,5 баллга, ә профильле математика буенча 7 баллга югарырак.