ДХР мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында уку форматы турындагы карар уку елы башына кабул ителәчәк

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Яңа елда Донецк Халык Республикасы укучылары һәм студентлары ничек укыячаклар? Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов ДХР башлыгы Денис Пушилин белән очрашуда фикер алышты.

"Барлык мәктәп укучылары һәм студентлар өчен дә укуның иң кулай формасы - көндезге - дип белдерде Денис Пушилин. - Әмма ахыргы карар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Барысы да региондагы куркынычсызлык дәрәҗәсенә бәйле булачак".

Сергей Кравцов яңа уку елына әзерлекнең ничек баруы турында сөйләде.

"Без Донецк Халык Республикасыннан коллегаларыбыз белән яңа уку елы башлануга әзерлеккә кагылышлы төп сорауларны җентекләп тикшерәбез, - дип билгеләп үтте министр. - Дәреслекләр мәсьәләсе хәл ителде - 1 сентябрьгә алар республика мәктәпләрендә булачак. Укытучыларның квалификациясен күтәрү дәвам итә, мәктәпләр, балалар бакчаларын ремонтлау бара. Бернинди өзеклекләр дә юк, барысы да план буенча бара".

Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ДХР җитәкчелеге белән гомуми һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә уртак проектлар буенча фикерләр алышынды. Кравцов сүзләренә караганда, бу төпле проектлар булачак, аларда укучылар да, педагоглар да катнаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International