Халыкара төзелеш чемпионатында катнашучыларны сайлап алуның башлангыч этабы башланды

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Казанда 2022 елның 5-8 октябрендә Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. 25 июльдән 31 августка кадәр чемпионатта катнашучыларны сайлап алуның башлангыч этабы үткәрелә.

Халыкара төзелеш чемпионатының ярышлар программасында катнашучыларның өч категориясе бар: катнашучы оешма вәкиле, бәйсез катнашучы, профильле югары уку йортлары студентлары һәм көллиятләр студентлары.

Махсус чемпионат өчен методология һәм биремнәр эшләнгән - этапта катнашучы категориясеннән тыш, номинациягә дә бәйле. Катнашучы категориясенә карап, башлангыч этапны үткәрү схемасының берничә варианты бар.

Тулырак мәгълүмат алырга һәм катнашу өчен Халыкара төзелеш чемпионаты сайтында теркәлергә мөмкин: pro-wcc.ru/become-participant/.

Бәйсез катнашучылар һәм оешмалар вәкилләре өчен чемпионатның приз фонды 32 млн.сумнан артып китә, ә студентлар өчен 11 млн.сумнан артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International