2022 елның 15 августына кадәр «Профессионалитет» программасы буенча уку өчен документлар бирү мөмкинлеге бар. Быел ук бөтен ил буенча беренче агымда 150 мең студент белем алачак. Укучылар кыска вакыт эчендә кирәкле һөнәргә өйрәнәчәк һәм хезмәт базарында югары бәяләнүче белгечләр булачак.
Татарстан Республикасында «Профессионалитет» программасы буенча уку өчен Алабуга политехника көллиятенә гариза бирергә мөмкин. Алабуга политехника көллияте Алабуга шәһәрендә урнашкан. Укыту узарга мөмкин булган иң кирәкле белгечлекләрдән: техник-электрик; сәнәгать җиһазларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча техник-механик; технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру чаралары белән тәэмин итү техникасы. Инженер-педагогика коллективының сәнәгать предприятиеләре белән озак еллар хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе инновацион белем бирү программаларын эшләргә һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Техникум «Алабуга "СҖТ МИЗ" АҖ белән хезмәттәшлек итә.
«Профессионалитет» студентларын практик тәҗрибә туплаган компетентлы укытучылар укытачак. «Профессионалитет» студентлары «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә җиһазландырылган заманча остаханәләрдә дә шөгыльләнәчәк. Мондый остаханәләр студентларга белем бирүнең сыйфатын күтәрергә генә түгел, ә укуны тагын да кызыклы һәм практикага юнәлтелгән итәргә дә мөмкинлек бирә. Заманча югары технологияле җиһазлар белән 2200дән артык остаханә җиһазландырылган, ә 2024 елга мондый остаханәләр 5 меңнән артык булачак.