Татарстанда иң яхшы методик хезмәтләр булган муниципалитетларны атадылар

2022 елның 12 августы, җомга

Татарстанның Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск районнарында бүген республиканың иң яхшы методик хезмәтләре эшли, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Районда дөрес итеп төзелгән методик хезмәт һәм остазлык системасы эше педагогларның һөнәри үсешендә төп роль уйный, дип ассызыклады ул беренче республика методистлар форумы барышында.

Казанда, Чаллыда, Арча, Саба, Чистай, Питрәч һәм Мамадыш районнарында методик эш системалы рәвештә оештырылган, дип өстәде Һадиуллин.

"Мәгариф системасында безнең илнең иң тарихи чорларында нинди генә үзгәрешләр булмасын, муниципаль методик хезмәт педагогларга һәрвакыт ярдәм итте, аларның һөнәри осталыклары дәрәҗәсен күтәрүгә этәргеч булды", – дип ассызыклады министр.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мәгариф һәм фән министрлыгы тырышлыгы педагогның уңайлы һәм нәтиҗәле эше, Һөнәри үсеш өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән. "Бу максат белән республикада методик хезмәтне үстерү буенча зур эш башкарылды", - дип нәтиҗә ясады Һадиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International