Татарстанлылар Росмолодежьдан грант ота алачак

2022 елның 13 августы, шимбә

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык грантлары конкурсының икенче сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә. Татарстан халкының социаль яктан әһәмиятле проектны финанслау өчен 1 млн. сум оту мөмкинлеге бар. Конкурс 15 номинация буенча үткәрелә, алар арасында – яшьләрнең мәшгульлеген оештыруга, кече территорияләрне үстерүгә, милләтара һәм мәдәниара диалогка ярдәм итүгә, яшьләр арасында экстремизмны профилактикалауга юнәлтелгән проектлар, номинацияләрнең тулы исемлеге, катнашу шартлары һәм гариза формасы – Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы сайтында. Гаризалар 22 августка кадәр кабул ителә.

Конкурсның беренче сезонында грантлар алу өчен 14 меңнән артык гариза бирелгән иде. 868 млн. сумлык 1063 проект хупланган. Шул исәптән, Татарстаннан 33 млн. 639 мең сумлык 42 проект ярдәм алды, бирелгән гаризалар саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында лидер булды: республика конкурсын оештыру комитетына финанслауның гомуми соравы белән 919 гариза керде, хупланган проектлар саны буенча «Мөмкинлекләр тудыру», «Хәтер», «Берләшмәләр эше» һәм «Табигатьне саклау» номинацияләре лидер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International