Бүген Казанда яшь педагогларны "Укытучы" һөнәренә багышлау тантанасы узды. Педагогик эшчәнлек башланыр алдыннан мәгариф өлкәсенең яңа эш башлаган хезмәткәрләре Татарстан җитәкчелегеннән котлаулар кабул итеп алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь укытучыларга юллама җибәргән. Аның мөрәҗәгатен ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укыды. "Сезнең алда катлаулы, әмма шул ук вакытта яшь татарстанлыларны тәрбияләү буенча кызыклы эш тора. Укытучы булу һәрвакыт җаваплы һәм катлаулы хезмәт. Хәзерге вакытта мәгълүмати яктан ачык булу, белемнәрне тиз яңарту педагогларның профессиональлегенә һәм компетенцияләренә карата таләпләр күп тапкырлар арта", - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Аның фикеренчә, заманча мәктәп балаларны сыгылмалы һәм креатив фикер йөртергә, үз идеяләрен практикада алга сөрергә һәм гамәлгә ашырырга өйрәтергә тиеш.
Һадиуллин, үз чиратында, Татарстан җитәкчелеге укытучыларга һәрвакыт ярдәм итә һәм республика мәктәпләрендә нәтиҗәле һәм иҗади эш өчен барлык шартлар да тудырылган, дип өстәде. "Балаларны ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү, коллегаларың фикеренә колак салу – педагогик мохиттә иң төп кагыйдәләр. Укытучы һөнәрен сайлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Чөнки бу һөнәр беркайчан да үз кыйммәтен югалтмый, һөнәри мохиттә генә түгел, ә ата-аналар, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында да хөрмәт казана. Безнең республика педагогларының яхшы традицияләре сезнең тарафтан дәвам итсен", - диде ул җыелучыларга.
Чараның финал өлешендә республика мәктәпләрендә сентябрьдән эшли башлаячак яшь педагоглар яшь укытучы антын бирделәр. Тантана яшь педагоглар гимны белән тәмамланды.
Чара Зеленодольск районының В.В. Карпов исемендәге лицейда узды. Анда мәгариф системасының 250дән артык вәкиле катнашты. Тантана башланганчы яшь укытучылар ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Һөнәргә багышлау тантанасы Татарстанда 2016 елдан бирле укытучы статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү өчен үткәрелә.