Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Лаеш районында балалар бакчасы һәм мәктәп төзергә кушты. Ул нигез итеп Казанда һәм Чаллыда гамәлгә ашырыла торган проектларны алырга тәкъдим итте.
"Башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы проектларын карагыз, аларны Лаеш районында гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга һәм киләсе елга планга кертергә кирәк", - диде ул ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.
Республика җитәкчесе сүзләренчә, милли мөмкинлекләрне һәм мәгариф мәсьәләләрен профильле министрлыкка юлларга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, быел, Татарстан Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 8,7 мең укучыга исәпләнгән 12 гомуми белем бирү оешмасы төзелеше планлаштырылган.