Татарстанда беренче кыңгырау 55 мең беренче сыйныф укучысы өчен яңгыраячак

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда беренче кыңгырау 55299 беренче сыйныф укучысы өчен яңгыраячак. Шул исәптән Казанда парта артына беренче тапкыр 20,7 меңнән артык укучы утырачак. 

Татарстан мәктәпләрендә яңа уку елында 490 829 укучы белем алачак, шул исәптән 167 405 — Казанда.

Республика мәктәпләрен 1 сентябрьдән берничә яңалык көтә. Бу, аерым алганда, дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны тыңлау тантаналары, Россиянең дәүләт символларын өйрәнү буенча дәресләр кертү һәм «Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләре узу.

Август республика педсоветында Татарстан Мәгариф министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, яңа уку елында мәктәпләр яңартылган тәрбия программасы буенча эшләячәк. Анда укучыларда «Ватан, кеше, табигать, гаилә, хезмәт» кебек кыйммәтләрне формалаштыру зарурлыгына басым ясалды.

Шуңа бәйле рәвештә барлык уку йортларына Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән бердәм календарь чаралар планы җибәрелде. Һәр мәгариф оешмасы программаны эшләп бетерергә, региональ һәм муниципаль компонентларны аның модулларына кертергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International